«Изгелек» үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

3 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Йөрәк мәңге яшь булсын» дигән бәйрәм чарасы узды. Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланды.

Бәйрәм концерт программасын «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты артистлары бүләк итте. Социаль хезмәтләр алучылар рәхәтләнеп җырлар тыңладылар, биюләр карадылар.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International