«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе «Абилимпикс» чемпионаты финалына узды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Арча педагогика көллияте базасында Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының сайлап алу туры узды. Күп кенә катнашучылар өчен чемпионат – үзләренең осталыкларын күрсәтү һәм яңа тәҗрибә туплау, киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге.

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Гүзәл Вәлиева крючок белән бәйләү осталыгын күрсәтте. 4 нче урынны алып, ул финалга узды.

Конкурска әзерлек буенча эш ел дәвамында алып барылды. Чемпионатка әзерлек вакытында остазы Гөлнара Сәлихҗанова җитәкчелегендә Гүзәл тугыз рюкзак бәйләгән. Октябрь ахырында Гүзәл Мәскәүгә «Абилимпикс» чемпионаты финалына барачак.

Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова сүзләренчә, һөнәри осталык конкурслары интеллект үсеше, һөнәри күнекмәләрне камилләштерү өчен уңай мохит булдырырга мөмкинлек бирә, һөнәри өлкәдә иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International