Татарстанлылар «Демография» милли проекты кысаларында актив белем алалар

2023 елның 6 октябре, җомга

Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелгән «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында федераль бюджет акчалары хисабына аерым категория гражданнарны укыту оештырыла.

2022 елда милли проект буенча республикада яшәүче 9 173 кеше укыган, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк 1 687 граждан, 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган 2 777 хатын-кыз.

Яңадан укыту өчен иң популяр юнәлешләр арасында IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ. б. бар.

2023 ел башыннан 4 840 татарстанлы укуга кереште, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк 1 168 кеше, бала карау буенча ялда булган 1 962 хатын-кыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International