Татарстандагы демографик хәл, тулаем илдәге кебек үк, өлкәннәр саны һәм аларның гомуми халык санында өлеше арту тенденциясе белән характерлана. Бүгенге көндә республикада эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк 967 мең кеше яши, бу халыкның гомуми санының 24,2 % тәшкил итә. Шул ук вакытта өлкәннәрнең күпчелеге авыл җирлегендә яши – 27,5 %, шәһәр җирлегендә – 23,2 %. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта министр Эльмира Зарипова шундый мәгълүмат китерде.
2023 елның 25 сентябренә Татарстанда 208 кеше озак гомерлеләр категориясенә карый (100 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр): 21 ир-ат һәм 187 хатын-кыз.
Пенсионерлар арасыннан республика социаль ярдәм чараларын алучыларның иң күп санлы категорияләре:
1. Хезмәт ветераннары – 147 меңгә якын кеше;
2. Федераль яки төбәк ташламалары буларак социаль ярдәм чараларын алу хокукына ия булмаган пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр – 206 меңгә якын кеше;
3. 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк торак биналарның хуҗалары – 51 меңгә якын кеше.
Өлкән буын кешеләренә социаль хезмәтләр күрсәтү өчен социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына 103 учреждение кертелгән, шул исәптән 20 дәүләтнеке булмаган оешма.
Социаль хезмәтләрне 32,1 мең кеше ала, шул исәптән 16,6 мең кеше – өйдә, 15,5 мең кеше – стационар һәм ярымстационар формаларда.