Кичә, 2 октябрьдә, Казанда «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында социаль хезмәтләр алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру.
Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырдылар.
«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:
1 урын – Олег Черников, Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
2 урын – Вячеслав Удот, Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты;
3 урын – Александр Абрамов, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты;
4 урын – Рамил Кәлимуллин, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.
«Нәфис сүз» номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:
1 урын – Илмира Тимерханова, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
2 урын – Рита Журавлева, Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
3 урын – Елена Грачева, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
4 урын – Нәсимә Карамова, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.
«Аш-су осталыгы» номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:
1 урын – Татьяна Жасакбаева, Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
2 урын – Галина Гайнетдинова, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт;
3 урын – Елена Әминова, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
4 урын – Татьяна Захарова, Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.
Юлия Ивановна җиңүчеләрне һәм призерларны котлады һәм быел гаризалар саны гына түгел, ә әзерләнгән видеоматериалның сыйфаты да артуын, катнашучыларның һәм учреждение хезмәткәрләренең тырышлыгы да сизелерлек артуын билгеләп үтте.
