2 октябрьдә Казанда Өлкәннәр көненә багышланган «Актив дулкында» чарасы узды. Бу көнне өлкән яшьтәге гражданнар үзләрен иҗади мастер-классларда, бию флешмобында һәм башка активлыкларда сынап карый алдылар.
Шулай ук татарстанлылар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләреннән консультацияләр алдылар. Юрист, адвокат, социаль фонд бүлеге белгечләренең консультацияләре, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр иң кирәклеләрдән булып чыкты. Матурлык студиясе һәм фотозона эше популяр иде. Иң кызыклы хезмәт иске фотоларны реставрацияләү булды.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда депутат Татьяна Ларионова барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Юбиляр гаилә парларына Татьяна Петровна кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, бу парлар үз үрнәкләре белән мәхәббәтне гомер буе саклап калырга мөмкин икәнен исбатлый.
Бәйрәм котлауларына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова кушылды. Алар «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестивале җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар, аның максаты – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру.
Татарстан Республикасы буенча ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм «Россия пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе урынбасары Гүзәлия Минкина да чара кунакларына котлаулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Концерттан соң барлык кунаклар Рөстәм Рәшитовның «Кире» комедия-фильмын карый алдылар.