Менделеевск районында яшәүче эшсез гражданнарга 80 вакансия тәкъдим иткәннәр

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген Менделеев районы эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан "Яшьлек" мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргәннәр.  Ярминкәдә эшсез гражданнар белән бергә теләге булган һәркем катнашкан.

"Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ, "Менделеевсказот" ҖЧҖ, "Кама-Сакс" ҖЧҖ, Комфорт Уңыш +» ҖЧҖ, «Тракья Гласс Рус» ЯАҖ, "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ кебек оешма һәм предприятиеләр бу көнне үзләрендә булган ачык вакансияләргә эшләргә  чакырганнар.

Ярминкәгә килүчеләргә маляр, экскаваторчы, бухгалтер, кладовщик,  мунча контролеры, тегүче, күмәртәләп сатып алу буенча белгеч, линия операторы кебек белгечлекләр буенча  86 вакансия тәкъдим ителгән.

Әлеге чарага 50 кеше килгән. Әңгәмәләрдән соң 27 кешегә эшкә юллама тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International