Тәтеш районының «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында табиб-гериатр социаль хезмәткәрләр белән тематик дәрес үткәрде. Деменция белән авыручыларны карау үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
Шулай ук өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар һәм аларның туганнары өчен мәгълүмати стенд ясадылар.