Минзәләдә Карау мәктәбендә дәресләрне деменция проблемасына багышладылар

2023 елның 22 сентябре, җомга

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе эшли, анда социаль хезмәткәрләр, карау буенча ярдәмчеләр һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнары өчен практик дәресләр үткәрелә.

Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында социаль хезмәткәрләр һәм туганнар өчен деменция проблемалары, аның барлыкка килү сәбәпләре, симптомнары һәм әлеге авырудан интегүче кешеләр белән эшләүнең ысуллары турында лекцияләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International