«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белгечләре кулинар мастер-класс оештырдылар.
Дәрес башында егетләр һәм кызлар өстәл әзерләүнең төп кагыйдәләре турында белделәр, аннары төрле бутербродлар ясарга керештеләр. Иҗади процесс табын артында тәмамланды.
Бу «Яңа гасыр» үзәге белгечләре оештырган инде икенче дәрес. Чаралар яшьләрдә киләчәктә кирәк булачак аш-су сәләтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.