19 сентябрьдә «Алабуга» махсус икътисади зонасына эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасының мәшгульлек һәм ярлылыкны киметү министры Бехзод Мусаев җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составына шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Үзбәкстан Республикасының Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев, Чирчик шәһәре мэры Даврон Хидоятов керде.
Сәфәр барышында кунаклар «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белән очраштылар, шулай ук «Алабуга Политех» белем бирү үзәгендә булдылар, анда дуаль укыту программасы белән таныштылар, заманча лабораторияләрне карадылар һәм студентлар белән аралаштылар. Моннан тыш, делегация әгъзаларына «Робоподдоны» югары технологияле җитештерү-белем бирү комплексын күрсәттеләр, анда яшьләр роботлар программалаштыра, процесс белән идарә итә һәм җитештерүне контрольдә тота.
Бехзод Мусаев сүзләренчә, «Алабуга Политех»та белем бирү системасы бик грамоталы төзелгән: «Мин мондый проектны әле күрмәдем! Шулкадәр дөрес төзелгән система, функциональлек,, маршрутлаштыру һәм киләчәген әле билгеләмәгән яшьләр өчен мотивация. Практика һәм белем бирү процессы симбиозы бик грамоталы төзелгән. Минемчә, бу әйберләрне кабатлау бик авыр, чөнки сезнең үз методикагыз, профессионалларыгыз бар. «Алабуга Политех» – киләчәге зур булган инновацион проект! Безнең яшьләр сезгә укырга, үзләре өчен мөһим карьера ясарга килсеннәр өчен эшләргә кирәк».
«Алабуга Политех»та укытуның дуаль программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында колледжчылар көннең беренче яртысында «Алабуга» МИЗ резидент-заводларының иң яхшы инженерлары остазы астында заманча җиһазларда белем алалар, ә икенче яртысында урта махсус белем бирү учреждениеләрендә фәннәрне өйрәнәләр. Шул ук вакытта алар компаниянең профильле бүлекчәләрендә стажировка үтәләр.
Быел мәгариф үзәгенә 1200дән артык беренче курс студенты укырга кергән, алар 17 әзерлек юнәлеше буенча белем ала.