8 сентябрьдә 4 нче социаль участокта, Коркачык урта мәктәбе базасында, Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече «Экстремизм һәм террорчылык – хәзерге дөньяның төп куркынычлары» дигән профилактик дәрес үткәрде. Чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес «Экстремизмга – юк!» республика ункөнлеге кысаларында уздырылды. Мондый чаралар үсеп килүче буында гражданлык позициясен, көч куллануны һәм терроризмны кабул итмәү хисләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән.