«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында 8 сентябрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре башкарма комитетның хокук эше бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана Романова белән берлектә 3 нче мәктәптә «Террорчылык акты турында ялган хәбәр» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә «террорчылык» төшенчәсен билгеләүдән башланды. Аннары инспектор балаларны уяу булу кирәклегенә, билгесез сумкалар, тартмалар, башка шикле әйберләр табылган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә игътибар итте, шулай ук барысын да шунда ук полициягә хәбәр итәргә кирәклеген искәртте. Шулай ук балалар террорчылык акты турында ялган хәбәрләр өчен җаваплылык турында кисәтелде.