8 сентябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балаларны җәлеп итеп чираттагы дәрес үткәрделәр. Чараның темасы – «Россия халыкларының милли костюмнары».
Дәрес башында психолог балаларны берләштерүгә һәм дәрескә әзерләнүгә юнәлдерелгән «Ассоциация» күнегүен үткәрде. Россиянең халык костюмнары турында күзаллау формалаштыру, дөньяның халык костюмнары үзенчәлекләре, халык символы буларак милли костюмның төрлелеге һәм киң таралуы белән танышу максатыннан, балаларга видеороликлар карарга тәкъдим иттеләр. Шулай ук тематик әңгәмә үткәрелде.
Дәрес ахырында белгеч балаларга ошаган костюм рәсемен сайларга һәм аны буярга кушты. Чарада барлыгы 10 балигъ булмаган бала катнашты.