«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт экстремизмга һәм террорчылыкка каршы» спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Анда көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары катнашты.
Чара башланыр алдыннан оештыручылар республикада, шәһәрдә һәм социаль учреждениеләрдә террорчылыкны булдырмау өчен нинди куркынычсызлык чаралары үткәрелүе турында әңгәмә үткәрделәр.
Спорт чарасы ярыш формасында узды. Чарада сигез кеше катнашты.