«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар белән инструктаж үткәрелде. Чарада ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Чара бинаның террорчылыкка каршы иминлеген тәэмин итүгә, террорчылык акты янаганда учреждение хезмәткәрләренең әзерлеген тикшерүгә юнәлдерелгән иде.