Шушы көннәрдә Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова «Пәрәвез» түгәрәгенең кереш дәресен үткәрде. Рус чигүе тарихы турында сөйләштеләр.
Дәрестә тәрбияләнүчеләр чигүнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, әйберләрнең композицион һәм төсле чишелеше, төсләр гаммасы нигезләре, һәр үрнәкнең үзендә билгеле бер мәгънә йөртүе турында белделәр. Аннары әзер әйберләрнең үрнәкләрен һәм бу техникада эшләнгән әйберләрнең интерьерда ничек күренүен карадылар.
Ахырда олы яшьтәге тәрбияләнүчеләрнең берсе чигү машинасында эш тәртибен күрсәтте. Балаларга чигү машинасы ошады. Алар бу эшне бик теләп үзләштерделәр.