Белем көне уңаеннан Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
Балаларны уку елы башлану белән котларга Яр Чаллы шәһәреннән «КАМАЗ» тышкы сәүдә компаниясе» АҖ вәкилләре килде. Алар гадәти булмаган «Профессор Николяның фәнни тамашасы» программасын бүләк иттеләр. Һәр бала экспериментларда катнашты. Шоуда катнашучыларның барысын да татлы мамык белән сыйладылар.
Бәйрәм ахырында кунаклар һәр балага канцелярия товарлары сатып алуга сертификат һәм татлы бүләк тапшырдылар.