Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Наталья Белова һәм Сәкинә Закирова Белем көненә багышланган белем бирү, иҗади дәресләр үткәрделәр.
Балаларга бу бәйрәмнең традицияләре турында сөйләделәр. Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр үз укытучылары өчен котлау открыткалары ясадылар. Күләмле аппликация ясау вакытында кайчы һәм клей белән эшләү күнекмәләрен камилләштерделәр, картина ясаганда композицияне билгеләргә өйрәнделәр.
Чара үзенчәлекле балаларның иҗади сәләтләрен, сенсор күнекмәләрен, вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән иде.