Әлмәттә «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылдылар

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрьдә, Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре яшүсмерләр клубында чара үткәрделәр. Балалар белән бергә үзәк белгечләре «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Яшүсмерләргә террорчылыкның асылы турында сөйләделәр, гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук һәркем брошюралар һәм буклетлар алды.

Чарада 16 кеше катнашты. Мондый очрашулар үсеп килүче буында актив гражданлык позициясе формалаштыру, шулай ук көч куллануга һәм теләсә нинди формадагы агрессиягә тискәре мөнәсәбәт булдыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International