Өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланыла. Мондый технологияләрнең берсе – «Уен терапиясе». Уеннар кәефне яхшырта, баш миенең эшчәнлеген активлаштыра һәм социаль хезмәтләр алучыларның психологик халәтенә бик уңай йогынты ясый. Шул ук вакытта уеннарда, физик мөмкинлекләренә һәм гомуми сәламәтлегенә карамастан, һәр кеше катнаша ала.
Уеннар өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын төрлеләштерергә генә түгел, ә кәефне күтәрүгә дә ярдәм итә.