Игелекле кешеләр балаларга мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм итәләр

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр яңа уку елына әзерләнәләр. Аларга тугры дуслары – «Игелекле йөрәкләр» хәйрия фонды вәкилләре ярдәм итә.

Шушы көннәрдә хәйриячеләр балалар янына кунакка килделәр, бүләкләр алып килделәр. Һәр укучыга канцелярия товарлары белән портфель, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга дәресләр өчен кирәкле кирәк-яраклар салынган сумкалар тапшырдылар. Балаларга татлы бүләкләр дә алып килделәр.

Хәйриячеләр приютта тәрбияләнүчеләргә укуда уңышлар теләделәр, ә балалар кунакларны шигырьләр белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International