29 августта Казанда Марат Ильясовның СМОГУКАРларында спорт чарасы узды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында очрашу «Ярдәм» мәчете территориясендә узды.
«Мин булдыра алам» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү автоном коммерциячел булмаган оешмасы рәисе Марат Ильясов чакыруы буенча чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин да булып кайтты.
Спорт чарасы «Мин барысын да булдыра алам – башкача яши белмим!» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе грантына оештырылды.