Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында чара үткәрелде.
Чарада социаль хезмәтләр алучы ата-аналар катнашты. Дәрестә алар балалары белән бергә төрле материаллар кулланып коллаж ясадылар һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга да, катнашучыларның шәхси үсешенә дә ярдәм итте.