Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылу өчен документлар кабул ителә.
Премия кемгә бирелә:
- иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган сектор үсешенә зур өлеш керткән эшчәнлеге һәм проектлары, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга;
- Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткәннәре өчен Россия Федерациясе гражданнарына.
Премиягә дәгъва кылучыны Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, республиканың тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тәкъдим итә.
Документлар 23 августтан 26 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, 135 кабинет. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 567-80-95.
Шартлар белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm.