Шушы көннәрдә «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан дәресләр үткәрелде.
«Кәгазь тылсымы» түгәрәгендә психолог 1000 кәгазь торна турында Япон риваятен сөйләде. Балалар Садако исемле кыз турында риваятьне һәм Хиросима шәһәренә бомба ату турында хикәяне игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар. Аннары балаларга кәгазь торналар ясарга тәкъдим ителде.
Аннары «Хәрәкәт энергиясе» физкультура-сәламәтләндерү түгәрәге кысаларында гаилә белән эшләү буенча белгеч «Сәламәт яшәү рәвеше турында барысы да» викторинасын үткәрде. Барлык балигъ булмаганнарга «Сәламәт туклану мозаикасы» белешмәлекләре таратылды.
Ахырда балалар төрле уеннар уйнадылар. Чарада 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 11 балигъ булмаган бала катнашты.