Республиканың күпбалалы гаиләләре игътибарына

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күпбалалы гаиләгә түбәндәге социаль ярдәм чаралары күрсәтелә:

- Татарстан Республикасы законнарында һәм халык өчен хезмәтләр куллану нормативларында билгеләнгән торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарның 30 % күләмендә субсидия;

- ата-аналарның берсенә яисә аны алмаштыручы затка 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга субсидия, аның күләме 2023 елда 157 сум тәшкил итә;

- гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучыларга юлда йөрү өчен ай саен бирелә торган субсидия (бала укуын тәмамланганчыга кадәр, әмма ул 18 яшькә җиткәнче бирелә). Аның күләме 2023 елда 354 сум тәшкил итә.

Күрсәтелгән социаль ярдәм чаралары гаилә әгъзаларының керемнәрен исәпкә алмыйча гына күрсәтелә. Аларны билгеләү өчен яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International