РИА Новости экспертлары тикшеренү үткәрде һәм хезмәт базары буенча Россия төбәкләренең рейтингын әзерләде, ул әлеге өлкәдә комплекслы чагыштырма анализ үткәрү мөмкинлеге бирә.
2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы рейтингта бишенче урынны саклап калды. Республиканың рейтинг баллы 2021 елдагы 76,9 баллдан 79,4 баллга кадәр артты.
Лидерлар өчлегенә Мәскәү (97,9 балл), Санкт-Петербург (95,2) һәм Мәскәү өлкәсе (86,6) кергән. Дүртенче урында Красноярск крае (80 балл).
Хисаплау вакытында сигез күрсәткеч анализланган, шул исәптән хезмәт хакы дәрәҗәсе, мәшгульлек, хезмәт шартлары, шулай ук хезмәт базарының сыйдырышлылыгы.