2022 елда үз эшен ачу өчен 438 эшсез татарстанлы финанс ярдәме алды

2023 елның 25 августы, җомга

Мәшгульлеккә ярдәм итү буенча актив сәясәт программаларының берсе – эшсез гражданнарның иң мотивацияле өлешен эшмәкәрлек өлкәсенә җәлеп итү буенча чараларны гамәлгә ашыру.

«2014–2025 елларга Татарстан Республикасы халкының мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында ТР бюджетыннан ел саен 400дән артык эшсез гражданга эшкуарлык эшчәнлеген теркәү шарты белән бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтүгә, шулай ук оештыру-консультация хезмәтләре күрсәтүгә акча бүлеп бирелә.

2022 елда 438 эшсез граждан бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган. Бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күләме – 145 100 сум.

Эшсез гражданнар эшкуарлык эшчәнлеге юнәлешләрен сайлаганда, беренче чиратта, товарлар һәм хезмәтләр базарындагы ихтыяҗны исәпкә алалар. Хәзерге вакытта халык арасында кирәкле хезмәтләр: косметология өлкәсендәге хезмәтләр, чәчтараш һәм маникюр хезмәтләре, белем бирү хезмәтләре, фото хезмәтләре. Физик культура һәм сәламәтләндерү өлкәләрендәге проектлар да кирәкле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International