Сукырлар үзәге психологы казанлыларга юл күрсәтүче эт турында сөйләде

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

18 августта «Черек күл» паркында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе атна саен оештырган чаралар циклы кысаларында очрашу узды. Бу юлы спикер Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге психологы Екатерина Краснова иде. Ул үзенең Биана исемле эте белән килде.

Чара башында Екатерина Краснова юл күрсәтүче этне өйрәтү, аның карау, сукыр хуҗасына тапшырылганнан соң этнең яңа тормышка яраклашуы турында җентекләп сөйләде. Аннары очрашуда катнашучылар һәм үтеп баручылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу ахырында теләүчеләр эт белән якыннанрак таныша, аны сыйпый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International