«Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2023 елның 18 августы, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Интернетта куркынычсызлык» дигән дәрес уздырылды. Дәреснең максатлары: тәрбияләнүчеләрнең игътибарын Интернетта мөмкин булган куркынычларга юнәлтү, балаларның куркынычсызлык мәсьәләләрендә грамоталылыгын арттыру, Интернетта гомуми кабул ителгән тәртип нормаларын формалаштыру.

Тәрбияче Филсинә Гарафиева Интернетның нәрсә икәне, аның уңай һәм тискәре яклары турында әңгәмә үткәрде, балаларны Интернеттагы куркынычсыз тәртип буенча белешмәлек белән таныштырды. Шулай ук балалар тематик рәсемнәр ясадылар. Презентацияне карагач, укучылар виртуаль киңлектә үзләрен дөрес тотарга, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм этик тәртипне белергә өйрәнү бик мөһим икәнен белделәр.

Интернетка бәйлелекне ачыклау максатыннан балалар тестлар узды.

Педагог билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларның Интернет кулланганда куркынычсызлык проблемалары һәм потенциаль куркынычлар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга, кирәкмәгән мәгълүматтан һәм элемтәләрдән үз-үзләрен саклау өчен нәтиҗәле чаралар күрү күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International