«Шатлык» приютында балалар бәйрәм чарасында катнаштылар

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бал, Алма һәм Чикләвек Спаслары билгеләп үтелде. Чарада кече төркем балалары катнашты.

Чаралар өчен матур бәйрәм костюмнары Әлмәт шәһәренең хәйрия фонды ярдәме белән, «Халык мәдәнияте чыганакларына» проектын гамәлгә ашыру өчен грант акчасына сатып алынды.

Чарада балалар башкаруында халык җырлары яңгырады. Приютта тәрбияләнүчеләр мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, уеннар уйнадылар. Уеннардан соң балалар төсле кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар. Ахырда һәр бала бүләк итеп татлы алма алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International