Әлмәт районында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча чаралар дәвам итә

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 15 августта Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Юлия Шәфигуллина социаль хезмәтләр алучыларны кабаттан йөреп чыкты.

Эш барышында социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең графигын, дәфтәрдәге язмаларның сыйфатын, отчет документларының булу-булмавын, клиентлар белән акчалата исәп-хисапларның дөрес рәсмиләштерелүен, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең реестрга туры килүен тикшерделәр. Шулай ук Юлия Шәфигуллина социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты һәм аларның теләкләрен тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International