«Опека» үзәгендә балигъ булмаганнарның Интернетта иминлеге мәсьәләсе каралды

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә интернет-тирәлектә балигъ булмаганнарның иминлегенә багышланган чара узды. Белгеч чарада катнашучыларга проблеманың үзенчәлекләре, аның хәзерге дөньяда актуальлеге турында сөйләде. Үзеңне буллинг, фишинг һәм кулланучыга психик травмалар китерү белән бәйле башка тискәре күренешләрдән ничек саклау мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында катнашучыларга тема буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International