Әлмәттә гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узды

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә чираттагы балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Чарада суд приставы-башкаручы Регина Сираева, адвокат Регина Гафиятуллина, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Эльвира Юнысова катнаштылар.

Хокукый ярдәм сорап элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларга алимент түләмәгән өч хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International