Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Алабугада 4–6 август көннәрендә узган Спас ярминкәсендә катнаштылар.
Чара халык сәнгать кәсепләренең талантлы осталарын, декоратив-гамәли сәнгать осталарын, һөнәрчелек традицияләрен саклаучы халык осталарын ачыклауга, аларның алга таба иҗади эшчәнлеген стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
Ярминкәдә кунаклар өчен төрле мастер-класслар уздырылды.
«Изгелек» үзәгеннән чарада биш кеше катнашты.