«Астра» тернәкләндерү үзәге Спас ярминкәсендә катнаша

2023 елның 4 августы, җомга

Бүген Алабугада XVI Спас ярминкәсе ачылды. Чаралар 4–6 август көннәрендә узачак.

Традиция буенча Спас ярминкәсендә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре актив катнаша. Алар агачтан эшләнгән әйберләр, тасмалардан чигү эшләре, полимер балчыктан савыт-саба, тукымадан интерьер курчаклары, бәйләнгән уенчыклар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим иттеләр. Спас ярминкәсе өчен барлык әйберләр талантлы социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан, педагоглар Елена Белова һәм Зөһрә Ишкиняева җитәкчелегендә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International