Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы буенча инструктор физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрә. Сәламәтләндерүнең төп чаралары булып табигый факторлар – кояш, һава һәм су тора.
Җәйге чорда социаль хезмәтләр алучыларның сәламәтлеген ныгыту өчен «Сәламәтлек сукмагы» кулланыла. Интернат-йортта яшәүчеләр белән эшләгәндә инструктор чыныктыру процедуралары комплексын куллана: сулыш гимнастикасы белән төрле рельефлы өслекләрдә йөрү, үләндә яланаяк йөрү, кояш һәм һава ванналары кабул итү. Социаль хезмәт алучылар саф һавада уза торган чыныктыру чараларында актив катнашалар.