3 август көнне Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр.
Чарада катнашучыларны өй җыештыру кагыйдәләренә өйрәттеләр, дымлы һәм коры җыештыру кагыйдәләре һәм эзлеклелеге белән таныштырдылар. Дәрес вакытында өстәл җыештыру, савыт-саба юу күнекмәләрен ныгыттылар. Шулай ук педагоглар юу һәм чистарту чаралары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәрттеләр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр социаль хезмәтләр алучыларның социаль адаптациясенә ярдәм итүче күнекмәләр формалаштыра.