«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре теләкләр картасы ясарга өйрәнделәр

2023 елның 4 августы, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Теләкләр картасы» арт-терапия дәресе узды. Чара үз-үзеңне, теләкләреңне һәм аларның матди дөньяда чагылышын аңлауга, үз чынбарлыгыңны төзергә, тормышта яңа нәрсәләрне ачарга һәм кабул итәргә өйрәнүгә юнәлдерелгән иде.

Социаль хезмәтләр алучылар үз теләкләрен визуальләштерделәр, ә аннары аларны символик рәвештә рәсем итеп сурәтләделәр, язулар да өстәделәр. Һәр катнашучы үз максатлары белән уртаклашты.

Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәтләр алучыларның психоэмоциональ хәле яхшырды. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр үз казанышларын күрергә ярдәм итә һәм ниятләгәннәрен тормышка ашырырга ярдәм итә ала.

Тренингта җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International