Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җәйге гомуми сәламәтләндерү программасы кысаларында чираттагы «Малиновка авылына сәяхәт» музыкаль-спорт чарасы узды. Чараның максатлары балаларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру, олы яшьтәге кешеләргә карата ярату һәм хөрмәт хисе тәрбияләү иде.
Балаларны кунакчыл әби каршы алды, ул үзенең йорт хайваннары белән таныштырды. Балалар рәхәтләнеп җырлар җырладылар, биеделәр, сөйләм формалаштыруда катнашкан барлык сенсор системаларын стимуллаштырдылар.