«Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы Юрт авыл җирлеге базасында 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар өчен туп белән актив уеннар уздырылды.
Чара башында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балаларны ачык һавада туп белән төрле уеннар кагыйдәләре белән таныштырдылар. Аннары катнашучылар төрле уеннар уйнадылар. Уеннардан соң спорт ярышлары уздырылды.
Чара кызыклы һәм күңелле узды. Анда 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Шулай ук ял итү мәйданчыгы кысаларында комплекслы үзәк психологы «Маскалар» арт-терапия дәресе үткәрде. Ул эмоциональ өлкәне нормальләштерүгә, эчке шәхси һәм иҗади ресурсларны актуальләштерүгә юнәлдерелгән иде. Чарада 10 балигъ булмаган, шул исәптән 5 социаль хезмәт алучы катнашты.