Рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия буенча дәресләр кысаларында 2 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Десантчылар» спорт уен-конкурсы уздырылды.
Чара башланыр алдыннан балалар вакыт буйлап кечкенә сәяхәт ясадылар һәм Һава-десант гаскәрләренең барлыкка килү тарихы турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Аннары тәрбиячеләр Марина Анисимова һәм Виктор Лифанов балаларга спорт уенында актив катнашырга тәкъдим иттеләр. Ике командага бүленеп, балалар төрле эстафеталар уздылар.
Шулай ук ВДВ көнендә социаль приютта сугышчы-десантчылар һәм ветераннар катнашында тантаналы чара узды. Балалар кунаклар өчен шигырьләр укыдылар, бәйрәм биюен биеделәр. Ахырда барысы бергә ВДВ гимнын башкардылар, балалар татлы бүләкләр алдылар.