«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләрен эфир майларының үзлекләре белән таныштырдылар

2023 елның 4 августы, җомга

3 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Тән һәм күңел өчен ресурс буларак эфир майлары» дигән темага чара узды. Учреждение белгече Нәргиз Гарифуллин лаванда, чәй агачы, бөтнек, мәтрүшкә кебек эфир майларының психикага һәм физиологиягә дәвалау йогынтысы турында сөйләде. Чарада катнашучылар бу хуш исләрне иснәп карадылар.

Чарада 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International