Түбән Кама районында беренче сыйныф укучыларына ярдәм акциясенә старт бирелде

2023 елның 4 августы, җомга

1 август көнне Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән республика хәйрия акциясе башланды. Социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләрдән 50 беренче сыйныф укучысына «ТАИФ-НК» АҖ иганәчелек ярдәме күрсәтте.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм чарасында балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырылды. «ТАИФ-НК» АҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Владимир Гатунок балаларны һәм аларның ата-аналарын киләсе уку елы белән котлады, балаларга укуда уңышлар, кызыклы мәктәп тормышы, яңа дуслар һәм яхшы укытучылар теләде.

«Шәфкать» үзәге директоры Гөлназ Исакиева мохтаҗ гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен «ТАИФ-НК» АҖгә рәхмәт белдерде һәм булачак беренче сыйныф укучыларына сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Балалар бүләкләргә һәм әкият персонажлары белән очрашуга шатландылар, чарада актив катнаштылар, ә ата-аналар үткәрелгән чара һәм иганәчеләргә балаларын мәктәпкә җыюда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International