«Астра» үзәгендә табиб-невролог лекция укыды

2023 елның 4 августы, җомга

2 августта Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә табиб-невролог Гөлмира Мәүлишева «Энтеровирус инфекциясе, патогенез, клиник симптомнар, диагностика, дәвалау һәм профилактика чаралары» темасына лекция укыды. Тыңлаучылар – үзәктә тернәкләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре.

Чара халыкның санитар культура дәрәҗәсен күтәрү, сәламәт, акыллы, аңлы яшь буынны тәрбияләү, үз сәламәтлегең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе формалаштыру максатында уздырылды.

Лекциядә Роспотребнадзор тарафыннан «Санитар калкан – сәламәтлек өчен куркынычсызлык» проекты кысаларында әзерләнгән видеоматериаллар һәм плакатлар кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International