Лениногорск районында көндезге тору төркеме эше

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре менталь инвалидлыгы булган социаль хезмәтләр алучылар белән дәрес үткәрделәр. Чара кулларның вак моторикасын, төсләрне кабул итүне, иҗади күзаллауны үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Чарада катнашучылар иҗади эшчәнлеккә бик теләп кушылдылар, кәгазь һәм картон белән эшләүдә актив катнаштылар, шулай ук иҗади рәсем ясауда үз фантазияләрен күрсәттеләр һәм күләмле аппликация техникасында кул эшләре башкардылар.

Дәрес кызыклы, мавыктыргыч булды. Барлык катнашучыларның да иҗади сәләтләре ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International