Өлкән кешенең мөстәкыйль яшәү шарты буларак хезмәт терапиясе

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүдә хезмәт терапиясенең төрле формаларын һәм технологияләрен кулланалар. Хезмәт терапиясе өлкән кешенең мөстәкыйль яшәү шартларының берсе булып тора.

Социаль хезмәтләр алучылар үзләренең йорт яны участокларында җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәкләр үстерәләр. Бу аларның физик, психологик һәм эмоциональ иминлегенә уңай тәэсир итә. Башкача әйткәндә, олы кеше өчен бакча – яшьлекнең һәм озын гомернең чын эликсиры, шулай ук стресска каршы иң яхшы дару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International