«Гармония» үзәге белгечләре өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрә

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати эш алып баралар. Очрашулар темасы – мошенниклыкны профилактикалау.

Әңгәмә барышында мошенниклык төрләре турында фикер алышалар, төрле ситуацияләрне карыйлар. Өлкәннәр мошенниклык корбаны булу куркынычын киметү өчен киңәшләр ала.

Чаралар белән барлыгы 326 өлкән яшьтәге граждан колачланган. Аларның барысына да тиешле темага белешмәлекләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International