Республика халкына 33,5 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» эш һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33 554 берәмлекне тәшкил итте, шуларның:

- 20,7 % җитештерүдә (6,9 мең эш урыны);

- 8,3 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (2,8 мең эш урыны);

- 5,8 % транспорт өлкәсендә (2,0 мең эш урыны);

- 5,2 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);

- 4,8 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,6 мең эш урыны);

- 3,5 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,1 мең эш урыны);

- 2,3% азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,8 мең эш урыны);

- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);

- 49,1 % – башка өлкәләр (16,5 мең эш урыны).

31 июльгә Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,18 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 6 101 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International